Минзәләдә В.И.Ленин исемендәге паркта тротуар салуга керештеләр

2023 елның 30 июне, җомга

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында В.И.Ленин исемендәге паркының 3 нче чиратын төзекләндерү дәвам итә.

 

Паркны төзү һәм төзекләндерү буенча чаралар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында үткәрелә.

 

Бүгенге көндә объектның техник әзерлеге 33%. Мәйданчыклар һәм тротуарлар өчен нигез салу эшләре башкарылган. Бетон эшләре, бордюрлар урнаштыру һәм электр яктырту кабелен җәю тәмамланган. Брусчатка салу дәвам итә.

 

Гомумән алганда, бу елда Татарстанда федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2 млрд 241,7 млн сумлык 60 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Моннан тыш, кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсы кысаларында 2022 елда 692,5 млн.сумлык 8 җиңүче объектны төзекләндерү дәвам итә.

 

Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы  «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе. Программа уңайлы шәһәр мохите булдыруга һәм уңайсыз шартлы шәһәрләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International