Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, РЕБУС-2023: «тарихи үзәктә төзелеш икътисады» Халыкара форумы кысаларында узды.
Очрашуда төзелеш тармагын үстерү, төзелеш өлкәсендә административ киртәләрне киметү, күп фатирлы йортлар белән идарә итү системасын камилләштерү, торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын заманчалаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Фикер алышуда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
РЕБУС 2023: «Тарихи үзәктә төзелеш икътисады» Халыкара форумы - тарихи мирасны һәм территориянең үзенчәлеген саклап, шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә бизнесның икътисади активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча карарлар эшләү максатында РФ төбәкләре һәм чит илләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык. Форум 3-4 июльдә уза. Катнашу өчен Россиянең 15 иленнән һәм 50 төбәгеннән 2 мең кеше чакырылган.