Марат Айзатуллин Сызрань Сабан туенда катнашты

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе узды. Чарада Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.

 

Марат Айзатуллин бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән котлады. «Сабан туе - татарларның тарихи-мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше, безнең мәдәни кодның мөһим өлеше. Сабан туе - ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә карата хөрмәт күрсәтүне символлаштыра торган якты энҗе», - дип билгеләп үтте ул сәламләү чыгышында.

 

Бәйрәм кысаларында күңел ачу һәм спорт мәйданчыклары оештырылды. Татарстан иҗат коллективлары концерт программасы белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International