Татарстанда Башкарма комитет биналарын капиталь ремонтлау тәмамлана

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүген мәгариф өлкәсендә 231 объектны үз эченә алган 6 капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла. Гомуми белем бирү учреждениеләре буенча башкару 56%, балалар бакчалары буенча 62%, ресурс үзәкләре буенча 66%, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тораклары буенча 46% тәшкил итә. Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы 25% ка үтәлгән: подрядчылар 45 муниципалитеттагы 139 объектта эш алып бара. Бу атнада Чүпрәле районында 1 объект төзелеп беткән.

 

149 сәламәтлек саклау объекты 3 программа кысаларында ремонтлана.  Беренчел звенога 118 объект туры килә. Алар буенча эш күләме 75% ка башкарылган. Бу атнада Чистай районының ФАПта эшләр төгәлләнде. 31 стационар учреждение буенча башкарылган эшләр күләме 59% ка бәяләнә.

 

35 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Бу 26 авыл мәдәният йорты, аларның үтәлеше 69% тәшкил итә. 9 тармак белем бирү учреждениесе буенча эш күләме 54% ка төгәлләнгән.

 

Биш программа яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырыла. 6 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлауны подрядчылар 68% ка башкарган. 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре 89% ка әзер. 8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 68% ка җиткән. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрендә, төзелеш-монтаж эшләрен башкару 17% тәшкил итә.

 

Муниципаль архив биналарын ремонтлау 85 процентка, хәрби комиссариатлар биналарын ремонтлау 55 процентка башкарылган. Башкарма комитет биналарының 99% ы ремонтланган: соңгы этапта программаның соңгы объекты Теләче районында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International