Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чараларында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. Бәйрәм республиканың Биектау муниципаль районында узды. Анда шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашты.
Бәйрәм чаралары башында Марат Айзатуллин һәм Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов районның булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар. Быел «мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында районда яшәүче 180дән артык балага уку өчен иң кирәкле рюкзак бирелде.
«Җәйге каникулыгызны 1 сентябрьдә яңа көчләр белән укуга керешү өчен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк уздырырга телим», - чыгышында министр балаларга эндәште.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда белемгә юл мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен барысын да эшлиләр. «Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре белән бергә яңа уку елына бөтен республика да актив әзерләнә. 9,5 меңнән артык яшь татарстанлы белем алачак 11 яңа мәктәп төзелеп бетә һәм кирәкле әйберләр белән җиһазландырыла. Мәгариф учреждениеләрен ремонтлау тулы көченә бара-быел программага 254 объект кертелгән, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары, ресурс үзәкләре һәм студентлар тулай тораклары», - диде ул үзенең чыгышында.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше барышында хөрмәтле кунаклар 100 баллга БДИ тапшырган чыгарылыш укучыларына һәм олимпиада җиңүчеләренә медальләр, премияләр һәм мактау грамоталары тапшыру тантанасында катнаштылар.
Бәйрәм чаралары концерт программасы һәм Биектау районының яшь талантлары чыгышы белән дәвам итте.