Рөстәм Миңнеханов ТР Мамадыш районында яңа мәктәп-бакчада булды

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев эш сәфәре барышында Мамадыш муниципаль районында яңа мәктәп-бакчада булдылар. Алар белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да катнашты.

 

Яңа мәктәп-балалар бакчасы «Авыл территорияләрен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Татарстан Раисе яңа уку йортын карады, җиһазландырылган уку кабинетларында, иркен ашханәдә, зур актлар залында булды. Кунакларга балалар өчен уңайлылык һәм сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар тудырылган дип хәбәр иттеләр.

 

Мамадыш шәһәренең Ленин урамындагы 136 нчы йортта урнашкан дүрт катлы уку йорты, гомуми мәйданы 6,6 мең кв. м., 240 укучыга һәм 120 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International