Бүгенге көндә Татарстанда 2,3 млн квадрат метр торак төзелгән, ягъни планлаштырылган еллык планның 75% ы. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Гомуми мәйданы 954 мең кв. м булган 119 күп фатирлы йорт төзелгән, ягъни планлаштырылган күләмнең 67% ы. Шәхси торак төзелеше буенча еллык план 84% ка үтәлгән, бу 1 млн 265 мең кв. м тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 104 мең кв. метрлы 26 йорт йөкләмәләрнең 65 % тәшкил итә.