Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Әгерҗе шәһәрендә коммуналь инфраструктура объектларын һәм тулай торак бинасын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.
Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов белән берлектә министр котельнаяларны тикшерде һәм Чайковский, Лесопильная, Ометов һәм Чапаев урамнарындагы трассаларны карады.
Шулай ук алар Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы тулай торагын капиталь ремонтлау барышын карадылар. Объектта бүген инженерлык челтәрләрен ремонтлау тәмамланды, фасадны ремонтлау, эчке бизәү эшләре дәвам итә.
Сәфәр барышында Марат Айзатуллин коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Федераль программа кысаларында Әгерҗе районында инженерлык челтәрләрен алыштыру өчен быел якынча 22 км җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру планлаштырыла.
Гомумән алганда, 2023-2024 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль программа ярдәмендә Әгерҗедә инженерлык челтәрләрен алыштыруга этаплап 400 млн сумга якын акча бүленәчәк.