Республикада «Яшьләр торак конкурсы – 2023» бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу өчен яшь белгечләр арасында конкурста катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала.

Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеге алачак.

Конкурста катнашу шартлары, сайлап алу критерийлары һәм катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүматны биредә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International