Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Ирек Фәйзуллин Казанда яңа мәктәп ачылышында катнашты
2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Казан шәһәрендәге 35 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе бүген укучылар өчен, беренче тапкыр, ишекләрен ачты. Уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, вице-премьер вазыйфаларын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, Казан мэры Илсур Метшин, “Ак Барс Банк” ААҖ директорлар Советы рәисе Валерий Сорокин катнашты. 35 нче номерлы яңа мәктәп Кояшлы шәһәр микрорайонында, “Ак Барс девелопмент” компания-төзүче ярдәме белән төзелгән. Әлеге мәктәп 1000 укучы өчен исәпләнелгән, бүген мәктәпкә 600 укучы килде, бу елны алар бер сменада укыячаклар. Мәктәп аэрокосмик технологияләр буенча махсуслашачак – балалар өчен кирәк булган техник түгәрәкләр һәм секцияләр оештырылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, тантаналы линейкада хәбәр иткәнчә, яңа уку елында республикада 8 яңа мәктәп, 4 яңа балалар бакчасы ачылды, 167 мәктәптә капиталь ремонт ясалды. “Бүген көндә республика яңа уку елына тулысынча әзер, һәм безгә монда, әлеге матур мәктәпне ачу күңелле”, - диде Р. Миңнеханов. Ул “Кояшлы шәһәр” микрорайонын төзи торган һәм мәктәп төзелешендә катнашкан “Ак Барс банк” төркеменә рәхмәт сүзләре җиткерде. Рөстәм Миңнеханов мәктәп директорына спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды, ә тантананың кульминация өлеше булып, укучылар тарафыннан дистәләгән кыңгырау белән беренче звонок яңгырату торды. Аннан соң мәртәбәле кунаклар яңа мәктәпне карадылар. Рөстәм Миңнеханов төрле кабинетларга керде, укучылар белән аралашты. Китапханәдә Татарстан Президентына төрле физик һәм химик тәҗрибәләр, шулай ук техник түгәрәкләрнең җиһазларын күрсәттеләр. “Балаларда техник күнекмәләр үстерү бик мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук, яңа мәктәпнең спорт залында булды, бина янындагы мәйданда, РТ Президентына, авиамоделирования секциясендәге радио белән идарә итә торган самолетларның очуын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов, мәктәпне караганнан соң журналистларга биргән интервьюсында әйтеп үткәнчә, 35 нче номерлы мәктәп яхшы тәэсир калдырган. “Монда укытуның иң заманча технологияләре кулланылган, җитди техник түгәрәкләр тәкъдим ителгән, спорт башлангычы бар, - диде Татарстан Президенты. – Без балаларда уйлау мөмкинлеге тәрбияләргә тиеш, һәм укытуның яңа технологияләре моңа этәргеч бирә”. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, заманча мәктәп уңайлы гына түгел, инновацион да булырга тиеш. “Без балаларыбызны иң заманча дөнья таләпләренә туры китереп тәрбияләргә тиешбез. IT-фәннәр, математика, физика, химия укытырга кирәк. Монда күргәннәр барысы да безең хыялларга туры килә”, - диде Татарстан Президенты.
ТР Президенты пресс-хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
май, 2026 ел
Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 58 процентка үтәлгән
Бүгенге көндә торакны файдалануга тапшыру планы 58% ка үтәлгән – 1 млн 840 мең кв. метрдан артык мәйдан файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
15
май, 2026 ел
Дамир Шәйдуллин: ТКХ тармагы төптән үзгәреш этабын кичерә
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында «Киләчәкне булдыру: торак-коммуналь хуҗалыкның яңа йөзе» сессиясе узды.
14
май, 2026 ел
Марат Айзатуллин: Төзелеш тармагының региональ цифрлы вертикален төзү мөһим
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ясалма фәһем – төзелеш тармагында яңа нәтиҗәлелек» пленар сессиясе узды.
Халыкара икътисади форум кысаларында күчемсез милек күргәзмәсендә 46 Россия һәм чит ил төзелеш компаниясе катнаша
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз