Кичә Биектау муниципаль районында социаль әһәмиятле объектлар ачылды. Чарада Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов, ТР ГИСУ директоры урынбасары Илнар Солтанов катнашты.
Капиталь ремонттан соң үз ишекләрен Куркачи авылында авыл мәдәният йорты ачты. Бина шулай ук кирәкле әсбаплар белән җиһазландырылган, янәшәдәге территория төзекләндерелгән.
Яңартылган мәдәният йорты авыл халкы өчен күп функцияле җәлеп итү үзәгенә әверелде: 800 кв.метрдан артык мәйданлы ике катлы зур бинада районның иң зур сәхнәсе булган зал, милли көрәш белән шөгыльләнү өчен спорт бинасы, медпункт, китапханә фонды һәм авыл советы урнаштырылды.
Татар Әйшасе торак пунктында 45 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты ачылды. Бер катлы бинаның мәйданы 140 квадрат метрдан артык тәшкил итә.
Авыл мәдәният йортларын төзү һәм капиталь ремонтлау «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Тантаналы чара шулай ук Пановка авылында да узды. Биредә капиталь ремонттан соң Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе ачылды.
400 кв. метрдан артык мәйданлы ике катлы яңартылган бинада сынлы сәнгать, хореография һәм инструменталь башкару буенча кабинетлар урнашкан.
Гомумән алганда, Биектау районында 2023 елда республика һәм федераль программалар кысаларында 47 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган.