Социаль-мәдәни объектлар төзү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Министр билгеләп үткәнчә, Казанда узган атнада 1501 урынга исәпләнгән мәгариф объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Р. Гәрәев урамындагы мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән. Гомумән алганда, министр сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре подрядчылар тарафыннан 90% ка башкарылган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2 программа буенча 42 муниципаль берәмлектә 53 фельдшер-акушерлык пункты төзү каралган - биредә эш күләменең 78% башкарылган. 4 поликлиниканың әзерлеге 61% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагының ике программасына 10 район һәм авыл мәдәният йорты, мәдәни-спорт комплексы һәм күп функцияле үзәк төзү керә. Барлык әлеге объектлар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 63% тәшкил итә.
Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү 63% ка, Казан шәһәрендә балчык басуларын рекультивацияләү 52% ка башкарылган. Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау буенча эшләр 31% ка бәяләнә, һәм Казан шәһәрендәге Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр 69% ка башкарылган. Объектлар «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелә.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерү 68 җәмәгать урыны буенча алып барыла. Алар буенча эш башкару 42% дип бәяләнә.