Россия экспертизалары ассоциациясе социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча күчмә киңәшмә үткәрәчәк

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

2023 елның 25 һәм 26 июлендә Россия экспертизалары Ассоциациясе Татарстан Республикасында чаралар үткәрәчәк. Фикер алышу өчен мәйданчыклар итеп Иннополис шәһәре һәм Казан шәһәре сайланды.

 

Эшлекле программада АЭР әгъзалары җитәкчелеге һәм Идел буе федераль округының инвестицион-төзелеш комплексы вәкилләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә узачак. Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда инвестиция-төзелеш процессында катнашучыларның үзара эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре тикшереләчәк.

 

Инвестицион-төзелеш проектларын идарә итү һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, Заманча технологияләрне кертү һәм үстерү белән Татарстан Республикасы, Чувашия Республикасы башкарма хакимият органнары һәм инвестицион-төзелеш комплексы оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре уртаклашачак, шулай ук Россиянең баш дәүләт экспертизасы вәкилләре чыгыш ясаячак.

 

2023 елның 26 июлендә Россия экспертизалары ассоциациясе әгъзаларының эшлекле очрашуы «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр төзү идарәсе» дәүләт автоном учреждениесендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International