Рөстәм Миңнеханов Россия Главгосэкспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Главгосэкспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы башлыгы Сергей Никулин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

 

Игорь Манылов сүзләренчә, республика экспертиза нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында икенче урында тора. Татарстанда Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы, төбәк дәүләт һәм 15 дәүләтнеке булмаган эксперт оешмалары эшли. Татарстан Республикасы эксперт оешмалары, бөтен Идел буе округы кебек үк, үз эшләренә иң яңа цифрлы технологияләрне, шул исәптән Бердәм цифрлы экспертиза платформасын актив кертәләр.

 

Моннан тыш, катнашучылар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, республика территориясендә кайбер эре проектларны гамәлгә ашыру, башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International