III Халыкара төзелеш чемпионаты Санкт-Петербургта узачак

2023 елның 28 июле, җомга

2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербургта III Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Быел анда 25 шәхси һәм команда номинациясе тәкъдим ителәчәк, алар 3 блокка бүленгән – төзелеш, объектларны проектлау һәм төзелеш проектын идарә итү.

 

Экспертлар бәяләгән махсус конкурс нәтиҗәләре буенча ярышлар программасына дүрт яңа номинация өстәлгән. III Халыкара төзелеш чемпионатының гомуми приз фонды 53,1 млн сумнан артык тәшкил итә.

 

Теркәлүне сылтама буенча үтәргә мөмкин, катнашучыларны сайлап алу 2023 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.

 

Исегезгә төшерәбез, Халыкара төзелеш чемпионаты 2020 елның февралендә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә куелды. Беренче тапкыр чара 2021 елның апрелендә Сочида узды, икенче Чемпионат 2022 елда Казанда узды. 2022 елдан Чемпионат “Россия - мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектлары линиясенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International