Республикада мәгариф объектларының капиталь ремонты 80 процентка башкарылган

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау барышы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

 

Республикада мәгариф тармагында 7 программа гамәлгә ашырыла. Шулардан 43 гомуми белем бирү оешмасын ремонтлау буенча эшләр 80% ка төгәлләнгән. 7 балалар бакчасы буенча эшләр 72% ка башкарылган. Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы уңаеннан 143 объект буенча да шундый ук эш башкарылган. Узган 2 атна эчендә 8 объектта - Буа, Әлмәт, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Теләче районнарында эшләр тәмамланды.

 

9 ресурс үзәген капиталь ремонтлау буенча эшләр 80% ка башкарылган. Бу атнада Әлки районында эшләр тәмамланды. 4 урта һөнәри белем бирү тулай торагын ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 76% ка башкарылган.

 

Сәламәтлек саклау тармагында эшләр өч программа кысаларында 149 объектта бара. Шуларның 118е беренчел буын оешмалары. Эшләр тулаем алганда 92 процентка башкарылган. Барлыгы 108 объектта эшләр тәмамланган. Стационар оешмаларның 31 объектының әзерлеге 68% тәшкил итә.  Бу атнада Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсе буенча эшләр төгәлләнде.

 

44 мәдәният объектын төзекләндерү 4 программа кысаларында алып барыла. Бу 34 авыл мәдәният йорты, аларның үтәлеше 65% тәшкил итә. Бу атнада Биектау һәм Әтнә районнарында эшләр төгәлләнде. 10 тармак белем бирү учреждениесе буенча эш күләме 60% ка тәмамланган.

 

Яшьләр сәясәте буенча 6 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау буенча эш күләме 78% ка үтәлгән. Узган 2 атна эчендә Биектау һәм Яшел Үзән районнарында объектлар төзелеп бетте. Норлат районында 4 үсмерләр клубыннан берсен генә төзеп бетерәсе калган – объект 75% ка әзер. Бу атнада Әлки районында тагын бер яшүсмерләр клубы төгәлләнде.

 

8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 77% ка җиткән. Узган 2 атна эчендә подрядчылар Баулы һәм Азнакай районнарындагы объектларны төгәлләделәр. Моннан тыш, 10 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау 29% ка башкарылган.

 

Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсенең 2 программасына 23 объект кертелгән. Алар буенча эш башкару 68% тәшкил итә. Агымдагы атнада Актаныш районында 2 объект төзелеп бетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International