«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» Федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында 117 медицина учреждениесе капиталь ремонтлана. «Эшләрнең гомуми үтәлеше 90% тан артык тәшкил итә», – дип хәбәр итте ТР Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.
Алабуга (3 объект), Нурлат (7 объект, аларның берсе бу атнада тәмамланачак), Түбән Кама (3 объект, аларның икесе тәмамланган), Актаныш (9 объект, сигез объект тәмамланган), Әлмәт (6 объект, шуларның берсе бу атнада тәмамланачак), Тукай (1 объект) , Ютазы (3 объект, аларның икесе тәмамланган) һәм башка муниципаль районнарда сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт үткәреләчәк.
Әлки (7 объект), Бөгелмә (3 объект), Балык Бистәсе (8 объект), Яшел Үзән (6 объект) муниципаль районнарында эшләр тулысынча тәмамланган.