Быел Татарстанда 7,9 млрд сумлык 234 мәгариф объекты ремонтланачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов ТРда илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча республика комиссиясенең муниципалитетлардагы комиссияләр белән уртак утырышында белдерде. Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, 9 ресурс үзәгендә капиталь ремонт эшләре 80% ка башкарылган. Бу атнада Әлки районында эшләр тәмамланды. 4 урта һөнәри белем бирү тулай торагын ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 76% ка башкарылган. Бүгенге көндә республикада мәгариф линиясе буенча 7 программа гамәлгә ашырыла. Шулардан 43 гомуми белем бирү учреждениесен ремонтлау эшләре 80% тәшкил итә. 7 балалар бакчасы буенча эшләр 72% ка башкарылган. Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысаларында 143 объект буенча да шундый ук эш башкарылган. Соңгы ике атнада Буа, Әлмәт, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Теләче районнарында 8 объектта эшләр тәмамланды.