Казанда Адмирал бистәсен яңарту концепциясе тәкъдим ителде

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе

Казанның Адмирал бистәсе 2030 елга туристларны җәлеп итә торган үзәк һәм уңайлы тормыш өчен яхшы урын булырга тиеш. Адмирал бистәсен үстерү концепциясенә әнә шундый максатлар куелды. Әлеге максатларны бүген, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында үткәрелгән семнар кысаларында тәкъдим иттеләр. Семинар эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин да катнашты.

Концепцияне КДАТУ һәм “Интерра” фәнни-проект үзәге  эшләгән. Әлеге концепцияне, бүген,  КДАТУның шәһәр төзү һәм авыл җирлеге урыннарын планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич тәкъдим итте.

Проектны эшләүчеләр кулланган территориянең мәйданы 400 гектарны тәшкил итә. Адмирал бистәсе урнашкан тарихи өлештән тыш, проектчылар, әлеге концепциягә, Казансуның иске елга юлын да керткәннәр( хәзер ул урын  сазланган).

А. Дембич сүзләренә караганда, Казан адмираллыгы, Санкт-Петербургтан кала Россиядә икенче урында тора. 1718 елда адмираллык һәм суднолар төзү верфе төзү турында карар кабул ителә, һәм әлеге урында йөз ел эчендә 400 сәүдә һәм хәрби суднолар төзелә. Верфь эшләгән чорда, әлеге урынга  Россиянең өч императоры, шул исәптән, Казанда төзелгән “Тверь”  хәрби көймәсенә утырып, Идел буйлап  императрица Екатерина II киләләр.

Тикшерелгән территориянең тагын бер кызыклы тарихи объекты булып, Зилант монастыре тора.

Александр Дембич билгеләп үткәнчә, хәзерге Адмирал бистәсе шактый депрессив территория булып санала. Моның сәбәбе булып, архитекторлар фикеренчә, территориянең язмышының билгесез булуы, шәһәрнең башка өлешләре белән ныклы бәйләнештә булмавы тора. 

Шул ук вакытта, Адмирал бистәсендә берничә чыганак бар, әлеге чыганаклар  әлеге бистәне кеше җәлеп итә торган территория итәргә мөмкиннәр. Шәһәр үзәгенең, аерым алганда, Казан Кремленең якын булуы, яр линиясенең озынлыгы 5,5 км, аз кулланыла торган киң территорияләрнең булуы, бушата торган сәнәгать мәйданнары – болар барысы да чыганаклар булып тора.

Концепция авторлары  Адмирал бистәсе территориясендә берничә маркетинг  брендларын  барлыкка китерүне тәкъдим итәләр. Зилант монастыре һәм Петров верфе тарихи бренд булып торсалар, Казансуның елгасының борынгы юлы буенда урнаштыру планлаштырылган Россия флоты тарихының тематик паркы һәм төзекләндерелгән Идел яр буе заманча бренд булырга мөмкиннәр. Паркта төзекләндерелгән “Тверь” галериясен урнаштыру планлаштырыла.

Гомумән алганда, концепция авторлары, 2030 елга, Адмирал бистәсендә туристлар һәм шәһәр халкы өчен кызыклы территория, комфортлы яшәү өчен урын әзерләүне тәкъдим итәләр. Хәзерге вакытта бистәдә 8,5 мең кеше яши, концепция авторлары халыкны 18-20 мең кешегә арттырырга тәкъдим итәләр.

Концепцияне тормышка ашыру өчен, инвестицияне җәлеп итү өчен шартлар тудырып, шәхси-дәүләт партнерлык механизмын кулланырга тәкъдим ителә. Әлеге тәкъдимне керткән авторларның бәяләмәләре буенча, 2013 елдан 2030 елга кадәр кирәк булган бюджет чараларының күләме 12 млрд. сумны тәшкил итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, концепциянең авторларына, проектлаштыру масштабын киңәйтергә һәм шулай ук, дары заводының хәзерге территориясен дә исәпкә алырга кушты. “ Дары заводы перспективада киләчәк үсеш өчен территория булып тора. Бу мәйданны да исәпкә алырга кирәк”, - дип уйлый ТР Президенты.

Р. Миңнеханов якын арада Адмирал бистәсе территориясендә  барлык милекчеләрне һәм мәйданнарны инвентаризацияләргә һәм спекуляцияләр булмасын өчен, үсеш концепциясенең тулы соңгы формасына кадәр отводларга һәм яңа төзелешкә чикләүләр куярга кушты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чишелергә тиешле мөһим мәсьәләләрнең берсе булып, территорияне инженер һәм транспорт инфраструктурасы белән, иң беренче чиратта, чистарту корылмалары белән тәэмин итү тора.  “ Әлеге мәсьәләрне чишү, Адмирал бистәсенең перспективаларына бөтенләй икенче төрле карарга  ярдәм итәчәк”,  - дип ышана Р. Миңнеханов.

 ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Казанның Киров районы, гомумән алганда, территорияне бик матур итә торган берничә өстенлеккә ия. Бу, беренче чиратта,  кулланырга кирәкле киң яр буе зонасына ия булу.  Әлеге район яңа торак  мәйданнары җитмәү шартларында яңа торак төзелеше үзәге дә була ала.

Татарстан Президенты концепция төзү буенча архитекторлар эшләгән эшләрне югары бәяләде. “Хәзер инде тагын да җентекле анализ кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул кызыксынган барлык министрлыклар  һәм ведомстволар катнашындагы эшче төркем барлыкка китерергә, концепцияне тормышка ашыру баскычларын билгеләргә кушты һәм яңа, җентекле вариантны киләчәктә тикшерүне тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International