Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар төзү программалары турында сөйләде.

 

Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре 95% ка башкарылган. Яр Чаллы шәһәре һәм Шилнәбаш авылында ике мәктәптә эшләр тәмамланган. Сәламәтлек саклау тармагы буенча 2 программа буенча 42 муниципаль берәмлектә 53 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзү каралган (күләмнең 83% үтәлгән). Агымдагы атнада дүрт районда - Яңа Чишмә, Буа, Теләче һәм Арча районнарында эшләр тәмамланды.

 

4 поликлиника төзелеше буенча башкару күләме 72% тәшкил итә. Агымдагы атнада Зеленодольск районы Осиново авылында күп профильле поликлиника төзелеше тәмамланды.

 

Мәдәният тармагының ике программасына 10 район һәм авыл мәдәният йорты, мәдәни-спорт комплексы һәм күп функцияле үзәк керә. Алар буенча эшләрнең 64% башкарылган. Апас районында ике авыл клубы төзелеше тәмамланган.

 

«Экология» илкүләм проекты буенча Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү 63% ка башкарылган. Казанда балчык басуларын рекультивацияләү - 53% ка. Түбән Кама сусаклагычында үткәргечләрне сүтү 41% ка башкарылган, Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр 71% ка башкарылган.

 

«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» Дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында яр ныгыту дәвам итә (башкару 89% тәшкил итә).

 

Җәмәгать урыннарын төзекләндерүнең 3 программасы кысаларында 68 объект буенча эшләр алып барыла. Алар буенча башкару 53% дип бәяләнә. Бу атнада Баулы һәм Тәтеш районнарында эшләр төгәлләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International