Министрлык муниципалитетларның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасын алып бару эшен контрольдә тотуын дәвам итә. “Монда безнең ике төп параметрыбыз бар – кулланучылар активлыгы һәм системада эш сыйфаты”, - дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Июль йомгаклары буенча системада муниципаль хезмәтләр буенча 11 693 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән, алар буенча 12 381 рөхсәт һәм хәбәрнамә урнаштырылган, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да.
ГИСОГД системасында муниципалитетларның эшен мониторинглау түбәндәге хезмәтләр буенча алып барыла: шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәр итү, төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, җир участогының шәһәр төзелеше планын бирү һәм башкалар.
Марат Айзатуллин Буа, Питрәч, Баулы, Апас, Ютазы муниципаль районнарында системада актив эшләвен билгеләп үтте.
“Барлык район башлыкларыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү һәм дәүләт мәгълүмат системасында генераль планнар урнаштыру буенча нәтиҗәлерәк һәм сыйфатлырак эшне тәэмин итүләрен сорыйбыз”,-дип нәтиҗә ясады министр.