Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 90 % ка үтәлгән

2023 елның 12 августы, шимбә

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча гомуми үтәлеш 90% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул 2023 елда республикада гомуми мәйданы 4 млн.487 мең квадрат метр булган 751 күп фатирлы йорт ремонтланачагын искәртте. Программаның финанс күләме 6 млрд. 717 млн. сум.

Алексей Фролов сүзләренчә, бүген 465 күп фатирлы йортта эшләр дәвам итә, шуларның 361 йортта эш төгәлләнгәнлеге 70% тан артып киткән.

261 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шуларның соңгы ике атнада 15 муниципалитетта 37 объект.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International