Осиново бистәсендәге күп профильле поликлиника ЗОС алды

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

ТР Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге күп профильле поликлиника төзелгән объектның проект документациясе һәм мәгълүмати модель таләпләренә туры килүе турында нәтиҗә, шулай ук объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Поликлиника өлкәннәрне дә, балаларны да кабул итәчәк.

Гомумән алганда, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда Татарстанда 34 медицина учреждениесе төзү планлаштырылган, шуларның 31е - фельдшер-акушерлык пунктлары. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 90 проценттан артык тәшкил итә. 9 ФАП төзелеше тәмамланган.

Казан шәһәрендәге «6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы» ДАССОның балалар поликлиникасы филиалы (Дәрвишләр бистәсе) һәм «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССОның күп профильле поликлиникасы (Осиново бистәсе) төзелеше тәмамланды.

«Салават Күпере» торак комплексында Казан шәһәренең 12 нче клиник хастаханәсе поликлиникасы филиалы төзелеше дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International