Илшат Гыймаев: Казан агломерациясен үстерү кысаларында 2030 елга торакны файдалануга тапшыру 5,5 млн. кв. метрдан артык тәшкил итәчәк

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

«Лаеш төенләнеше Казан агломерациясен үстерү ягыннан стратегик булып тора. Бүген дәүләт тарафыннан әлеге төенләнешнең инфраструктурасын үстерүгә зур акчалар салына», - дип сөйләде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев Лаеш муниципаль районы Усады авылында «Бакча янындагы йорт» торак комплексын ачу барышында.

Ачылу тантанасында Лаеш районы хакимияте вәкилләре һәм төзүчеләр катнашты.

Төзүче мәгълүматлары буенча, яңа торак комплексының беренче өч күп катлы йорты, гомуми мәйданы 24,2 мең квадрат метр, графиктан алдарак кертелгән.

Илшат Гыймаев үзенең сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, 2030 елга Казан агломерациясен үстерү кысаларында гына да 5,5 млн кв.метрдан артык торак төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International