Курган өлкәсе муниципаль районнары башлыклары эш визиты белән Казанга килде. Делегация составында - Далматов районы башлыгы Александр Столбов, Катай районы башлыгы Глеб Морозов, Сафакүл муниципаль округы башлыгы Рәшид Гыйльманов һәм Шумихин муниципаль округы Башлыгы Сергей Максимовских.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ведомство җитәкчелеге белән очрашу булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Үз эшчәнлекләренең төп аспектлары турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова, Казан шәһәре Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Шәйнуров һәм «Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ директоры Айгөл Латыйпова сөйләделәр.
Моннан тыш, танышу визиты барышында кунаклар Черек күл, Экстрим Парк урам һәм башка мәдәни ял объектларында булдылар.