Татарстан мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча алдынгы регионнарның берсе дип аталды

2023 елның 18 августы, җомга

Уку елы башына мәктәпләрнең әзерлеген «Бердәм Россия» Генераль советы рәислегендә мәктәпләр төзелешен һәм капиталь ремонтлауны контрольдә тоту буенча Бөтенроссия штабында Андрей Турчак һәм мәгариф министры Сергей Кравцов бәяләде. Чарада партиянең барлык төбәк бүлекчәләре, мәктәпләргә беркетелгән депутатлар, Иҗтимагый палата һәм ата-аналар берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, быел эшләрнең барлык этаплары да ритмик бара, срокларны җитди бозулар теркәлми.

«Уңай мисаллар буларак Татарстан Республикасын, Чечен Республикасын, Төмән һәм Свердловск өлкәләрен китерергә мөмкин. Анда барлык эшләр вакытында алып барыла, кайбер объектлар буенча алар графиктан алдарак башкарылган», – диде Андрей Турчак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда мәгариф өлкәсендә 7 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла, алар үз эченә 234 объектны ала. Бу -7 балалар бакчасы, 43 мәктәп һәм мәктәп-интернат, 143 мәктәптә азык-төлек блогы, «Һәр баланың уңышы» ФП буенча 2 спорт залы, 9 ресурс үзәге һәм 4 тулай торагы.

43 гомуми белем бирү учреждениесен ремонтлау буенча эшләр 91% тәшкил итә, 7 балалар бакчасы буенча эшләр 86% ка башкарылган, мәктәп азык-төлек блогын ремонтлау программасы кысаларында 143 объект буенча эшләр 95% ка үтәлгән. 9 ресурс үзәген капиталь ремонтлау буенча 84% һәм 4 урта һөнәри белем бирү тулай торгагын ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 88% башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International