Татарстанда 2,5 млн кв метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Мондый мәгълүматларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә китерде.

18 августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 млн. 523 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 81%. Коммерцияле торак төзү планы 73% ка, яки 1 млн 46 мең кв. метр мәйданлы 130 күп фатирлы йортка үтәлгән.

Социаль ипотека программасы кысаларында гомуми мәйданы 120,5 мең кв.м булган 33 йорт төзелгән. бу еллык йөкләмәләрнең 75% тәшкил итә.

Ел ахырына 4 ай калганда шәхси торак төзелешендә планны үтәү 90% ка җиткән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 357 мең кв. м тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International