Казанда «Якты үзән» торак комплексы янында Нокс елгасы буендагы паркның 2 нче чиратын төзекләндерү дәвам итә. Паркның икенче чиратын төзү һәм төзекләндерү буенча чаралар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында үткәрелә.
Бүгенге көндә объектның техник әзерлеге 93 процент тәшкил итә. Брусчатка һәм велосипед юллары салу буенча эшләр башкарылган, памп-трек төзелгән. Йөреш юлларын салу, аз агымлы челтәрләр монтажлау һәм электрика буенча эшләр тәмамлана. Кече архитектура формалары монтажлана һәм территория яшелләндерелә.
Агымдагы елда Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү программалары кысаларында 68 объектта эшләр алып барыла. Шул исәптән кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсы кысаларында Әлмәт, Болгар, Яшел Үзән, Зәй, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш шәһәрләрендә 8 җиңүче объектны төзекләндерү дәвам итә. Республикада җәмәгать урыннарын төзекләндерүнең гомуми үтәлеше 62 процентка бәяләнә.
Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы - «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе. Программа уңайлы шәһәр мохите булдыруга һәм уңайсыз шартлы шәһәрләр санын киметүгә юнәлдерелгән.