Капиталь ремонт республиканың Түбән Кама муниципаль районының Кама-Аланы участок хастаханәсендә тәмамланды. Барлык эшләр дә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында башкарылган.
Хастаханәнең ике катлы бинасында 1765 кв. м. ремонт эшләре башкарыла. капиталь ремонт кысаларында инженерлык челтәрләре: суүткәргеч, вентиляция, җылыту системасы тулысынча алыштырыла. Бүгенге көндә барлык эшләр, шул исәптән видеокүзәтү монтажлау буенча да, тулысынча тәмамланган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәрге чорга РФ үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указга кул куйды, ул илдә милли проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде. “Сәламәтлек саклау” милли проекты медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә һәм авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Татарстан Республикасында 2023 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 28 объект төзеләчәк һәм 117се ремонтланачак.