«Төзелеш тармагы лидерлары» III Бөтенроссия идарәчеләр конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурсның финалы Новосибирскида узды. Конкурс 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
«Төзелеш тармагы лидерлары» конкурсы Россия Төзелеш министрлыгы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, тармак институтлары, берләшмәләр һәм берлекләр ярдәме белән уза. Чараны Бөтенроссия милли төзелеш сәясәте үзәге үткәрә.
Конкурста 150 катнашучы финалист булды, шуларның 30ы җиңүче исеменә лаек. Быел конкурс халыкара дәрәҗәгә чыкты. Быел «Төзелеш тармагы лидерлары» төзелеш комплексы идарәчеләренең иң зур конкурсында катнашу өчен Россиянең 70 төбәгеннән, шулай ук Кытай, Белоруссия һәм Казакъстаннан 12 меңнән артык гариза бирелгән. Финалга 150 иң яхшы катнашучы чыкты, шуларның 30ы җиңүче булды, алар арасында Татарстан Республикасының төзелеш тармагы вәкилләре дә бар:
- Красиникова Наталья Михайловна - «Казанский ДСК» ҖЧҖ директорының сыйфат буенча урынбасары, баш технологы;
- Афанасьев Андрей Александрович - «Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге» үз-үзен көйли торган оешма ассоциациясенең оештыру-методик бүлеге башлыгы;
- Шмелев Сергей Михайлович - «Росатом» ДК «Юматекс «АҖ» Алабуга Волокно ҖЧҖ проект озата бару бүлеге башлыгы.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Төзелеш тармагы лидерлары» конкурсы җиңүчеләрен котлый!