Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Дулкын» ябык йөзү бассейнын ачуда катнашты.
Объект үз эченә ике касә (зур һәм кечкенә), әзерлек дәресләре залы, киенү бүлмәләре, 50 тамашачыга исәпләнгән балконны ала. Бассейнның гомуми мәйданы 4 мең кв. м. артык.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – спорт корылмалары саны буенча илдә лидерларның берсе. Республикада алар 11,5 меңнән артык, шул исәптән 283 йөзү бассейны.