Апас муниципаль районының Урта Биябаш һәм Шәмәк авылларында, шулай ук республиканың Кайбыч районы Каргал авылында «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәният инфраструктурасын үстерүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен тәэмин итү» Федераль проекты кысаларында яңа авыл клублары төзелде.
Яңа биналарда актлар залы, түгәрәкләр өчен кабинетлар урнаштырылачак.
Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бу елда 9 объект төзү планлаштырылган.
Ел ахырына кадәр клуб тибындагы яңа мәдәни-ял оешмалары шулай ук Кукмара районының Камышлы һәм Татарстанның Арча муниципаль районының Шура авылларында барлыкка киләчәк.
Шулай ук Буа шәһәрендә өч катлы район мәдәният йортын реконструкцияләү төгәлләнә. Объектта төзелеш-монтаж эшләре 95 процентка башкарылган.
Моннан тыш, илкүләм проект буенча Татарстанның өч районында: Апас, Әлки, Биектау муниципаль районнарында тагын өч мәдәни объектны төзү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм проектының төп максаты - зур шәһәрләрдә генә түгел, ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен мәдәни байлыклар һәм мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү.