Бүген Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында күп профильле поликлиника ачу тантанасында катнашты.
Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Бинаның мәйданы 4500 кв.м. поликлиника территориясендә ашыгыч медицина ярдәме станциясе, даруханә, балалар өчен сөт ризыклары тарату пункты, клиник-диагностик лаборатория урнашкан. Медицина учреждениесе балалар һәм өлкәннәр халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Поликлиниканы ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганы һәркем өчен мөһим дип атады. Ул поликлиника барлыкка килгәч, җирле халыкка Зеленодольск яки Васильевога медицина ярдәме алырга барырга туры килмәячәген ассызыклады. Күп профильле поликлиника-медицина ярдәмен тәэмин итәчәк эре медицина үзәге, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул поликлиника төзүдә катнашкан төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук яңа бинада барлык шартлар тудырылган медицина хезмәткәрләренә уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.