Белем көнендә Алексей Песошин Чаллыда ике яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачты

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыга эш сәфәре барышында 16 нчы мәгариф үзәгендә һәм 57 нче гимназиядә булды, шулай ук 132 нче «Сандугач» балалар бакчасын ачуда катнашты. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов катнашты.

 

Алексей Песошин, 16 нчы Мәгариф үзәгендә тантаналы линейкада чыгыш ясап, яңа уку елында барлык укучыларны – Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.

 

“Быел Татарстанның 57 меңнән артык баласы беренче сыйныфка барачак, - дип искәртте Алексей Песошин. - Төзүчеләр республикада 11 яңа мәктәп төзеделәр. Сезнең мәктәп матур, уңайлы, иркен килеп чыкты, монда укучыларның потенциалын ачу өчен барысы да бар.

 

Яңа 132 нче балалар бакчасы «Сандугач» «Яшьлек» торак микрорайонында урнашкан һәм “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өч яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру” программасы буенча төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International