2023 елның 26-27 сентябрендә Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексы территориясендә «Импортны алмаштыру. Россиядә җитештерелгән» төзекләндерү буенча II Бөтенроссия форумы узачак.
Оештыручы булып Россия Төзелеш министрлыгы һәм Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән Россия парклары ассоциациясе тора.
Форум РФ Хөкүмәтенең импортны алмаштыру һәм профильле илкүләм һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүгә, шулай ук шәһәрне төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр төзелеше, транспорт инфраструктурасы һәм «Акыллы шәһәр» юнәлеше өлкәсендә Россия төбәкләренең потенциалын күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Форум кысаларында илебез предприятиеләренең казанышларын күрсәтә торган махсус күргәзмә экспозициясе оештырылачак. Экспонентлар арасында алдынгы тармак компанияләре һәм җитештерүчеләр бар. Форумның эш вакыты: 2023 елның 26 сентябрьдә 09:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 2023 елның 27 сентябрьдә 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр. Алдан теркәлергә кирәк.