Йортлар һәм торак милекчеләре советлары өчен укыту 2023 елның сентябрендә узачак, аны торак – коммуналь хуҗалык өлкәсендә экспертлар - Татарстан Республикасының «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов һәм үзәк юристы Зоя Куклина үткәрәчәк.
Уку түбәндәге темалар буенча узачак:
1) Милекче һәм аның хокуклары;
2) Бина хуҗаларының гомуми җыелышы. Күп фатирлы йортта гомуми милек. Күп фатирлы йорт советы һәм аның рәисе;
3) Торак һәм коммуналь хезмәтләр;
4) Күп фатирлы йорт белән идарә итү ысуллары;
5) Коммуналь ресурсларны куллануны исәпкә алу. Энергияне саклау. Хисап-фактурада исәпләүләр;
6) Юридик практика;
7) Торак законнарындагы үзгәрешләр.
Укуга 8 (843) 236-29-97 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22 йорт, «ПрофСтандарт» уку үзәге.