Татарстан Төзелеш министрлыгы һәм ДОННАС хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Донбасс милли төзелеш һәм архитектура академиясе арасында килешү имзаланды.

 

Документка ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм Донбасс милли төзелеш һәм архитектура академиясе ректоры Николай Зайченко кул куйдылар.

 

Килешү кысаларында яклар фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен оештыру һәм үткәрү, тармак норматив базасы буенча техник консультация бирү, тармак һәм уртак киңәшмәләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар оештыру, инновацион материаллар һәм технологияләр кертү буенча мәгълүмат алмашуны оештыру, тәҗрибә уртаклашу өчен хезмәттәшлекне үстерергә ниятли.

 

Шулай ук, «Наследие» архитектура реставрациясе фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында КДАТУ һәм ДОННАС арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International