Татарстанда «Вправе.рф» сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин

2023 елның 8 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы халкы «Вправе.РФ» дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

Портал аша гражданнар бушлай юридик ярдәм алуга языла, хокукый документлар һәм яңалыклар белән таныша ала, соңыннан электрон рәвештә хокукый ярдәм алырга хокуклы. Портал бушлай юридик ярдәм алуның оперативлыгын, ачыклыгын, сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итәчәк.

 

Портал аша нәрсә эшләп була?

 

1) телефон аша юрист консультациясен алу

 

2) язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрергә

 

3) Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына көндезге кабул итүгә язылырга

 

4) иң кирәкле тормыш ситуацияләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу

 

Порталдан теләсә кайсы граждан бушлай юридик ярдәм һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен файдалана алачак.

 

Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International