«Яшьләр торак конкурсы-2023»гә гаризалар кабул итү дәвам итә

2023 елның 8 сентябре, җомга

2023 елның 20 сентябренә кадәр социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу өчен яшь белгечләр арасында конкурс дәвам итә.

 

Конкурста кем катнаша ала:

 

- Яшь белгечләр;

 

- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмер клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;

 

- Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерцияле оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;

 

- Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре;

 

- Җәмәгать оешмалары активистлары;

 

- Яшьләр-Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗат берләшмәләрендә катнашучылар.

 

Социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурсның заявка кампаниясе 2023 елның 20 сентябрендә тәмамлана.

 

Конкурс шартлары турында тулырак #ЖильёМолодымРТ 27.06.2023 туры эфир язмасыннан белеп була: https://vk.com/video-71695567_456240170                              

 

#ЖильёМолодымРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International