ГИСОГД системасында 15 меңнән артык белдерү эшкәртелгән

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы Планлаштыру институты белән берлектә, муниципалитетларның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасын (ГИСОГД) алып бару эшен контрольдә тотуын дәвам итә. Август нәтиҗәләре буенча системада муниципаль хезмәтләр буенча 15 352 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән.

16 мең 39 рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Министр үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 5 район – Питрәч, Буа, Ютазы, Апас, Яңа Чишмә районнары системада актив эш алып бара. 22 районда уртача активлык һәм эш сыйфаты күзәтелә.

Ул искәрткәнчә, ГИСОГД системасында муниципалитетларның эшенә мониторинг түбәндәге хезмәтләр буенча алып барыла: хосусый торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәр итү, төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International