Илшат Гыймаев брусчатка җитештерү заводын ачуда катнашты

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда «4ГРАНИ» ҖЧҖнең брусчатка җитештерү заводын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

«Татарстан Республикасының төзелеш тармагы тиз үсә. Торак, социаль-мәдәни объектлар төзелә, республика һәм илкүләм проектлар уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Минераль-чимал базасы һәм республиканың төзелеш индустриясенең үсеш алган тармагы төзелеш продукциясенең киң спектрын, традицион материалларны да сыйфатлы итеп чыгарырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Чара барышында Илшат Гыймаев «4ГРАНИ» продукциясе үрнәкләре күргәзмәсен һәм җитештерүне карады, шулай ук механизацияле урнаштыру презентациясе белән танышты.

Илшат Гыймаев предприятие гомуми эшкә – республиканың төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде. Завод продукциясе төзелеш базарында лаеклы урын алачак һәм күп кенә республика төзелеш объектларында кулланылачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International