ТР Төзелеш министрлыгында ММЧ конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сентябрь аенда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы үткәрә.    

 

Гаризалар 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

 

Катнашуга аерым авторлар, авторлык коллективлары, закон нигезендә теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре чакырыла.

 

Конкурска Татарстан Республикасында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктыртучы, массакүләм мәгълүмат чараларында басылган яки узган елның октябреннән агымдагы елның сентябренә кадәр эфирга чыккан басмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалыклар материаллары кабул ителә.

Конкурс нигезендә катнашучылар үз эшләрен берничә номинациядә катнашу өчен тәкъдим итә ала. Һәр номинация буенча 3 эш кабул ителә, әмма бөтен конкурска 5 эштән артык түгел. Конкурсның номинацияләре һәм шартлары турында тулырак сылтама буенча белергә була: https://minstroy.tatarstan.ru/konkurs-smi-2023.htm

Җиңүчеләр махсус диплом һәм акчалата бүләк белән билгеләнәчәк. Гомуми приз фонды 540 000,0 сум тәшкил итә (салымнар исәпкә алынган).

Барлык сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 231-14-51 (52), (843) 231-15-00

e-mail: pressa.msagkh@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International