Бүген Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ведомство ветераннарын хөрмәтләделәр. Чара Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында узды.
Сәламләү сүзе белән министрның беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм бөтен министрлык исеменнән Алексей Фролов ветераннарга республикабызның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык эшенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең тырышлыгыгыз, һөнәри тәҗрибәгез аркасында төзелеш тармагы республика икътисадының динамик үсеш алучы сегментларының берсенә әверелде», - дип билгеләп үтте Алексей Фролов тармак ветераннарына мөрәҗәгать итеп.