2023 елның 4 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Казанда коммуналь түләүләр, торак законнары, капиталь, агымдагы ремонт һәм ТКХ өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Ачык ишекләр көне» узачак.
Халыкны кабул итүне «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләт» ассоциациясе белгечләре алып барачак.
“Ачык ишекләр көне” Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 10 нчы йорт адресы буенча 10:00 дән 13:00 гә кадәр узачак.