ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры М. М. Айзатуллинның Архитектура көне уңаеннан котлавы

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Сезне архитекторлар һәм архитектура сәнгатен бәяләүчеләрнең һөнәри бәйрәме – Бөтендөнья архитектура көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

 

 

Архитекторлар үзенчәлекле корылмалар булдыруда, шәһәрләрнең һәм инфраструктураның йөзен формалаштыруда мөһим роль уйный. Архитектор һөнәре кешелек цивилизациясе үсеше белән турыдан-туры бәйле. Бүген, тарихи һәйкәлләргә карап, без тере тарихка кагылырга, кешеләрнең тормышын һәм теге яки бу чорның мәдәниятен күз алдына китерә алабыз.

Архитекторлар иҗаты ярдәмендә кызыклы, уникаль объектлар һәм җәмәгать урыннары барлыкка килә, алар хәзерге шәһәр мохитенә ятышлы, шул ук вакытта республиканың милли мәдәниятен саклый.

 

 

Заманча шәһәр төзелеше тенденцияләре архитекторлардан кешеләргә озак еллар хезмәт итәчәк югары технологияле проектлар булдыруны таләп итә. Бүген проектлауда югары технологияләр куллану, төзелеш процессын цифрлаштыру безгә җитди мәсьәләләрне тиз һәм сыйфатлы рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан архитекторлары илдә беренчеләрдән булып объектны проектлаудан алып эксплуатацияләүгә кадәр мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертә башладылар.

 

 

Хөрмәтле архитекторлар, шәһәр төзүчеләр, проектлаучылар, дизайнерлар! Сезгә иҗади илһам, масштаблы һәм якты проектлар, иң кыю ниятләрне тормышка ашыруызны телим! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләп калам!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International