Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Торак төзелеше өлкәсендә ике федераль программа гамәлгә ашырыла: 26 объект кертелгән «Торак» федераль проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы. «Торак» программасы буенча объектлар буенча гомуми үтәлеш 58% тәшкил итә. 4 объект тәмамланган: Казан, Буа, Чаллы, Тукай районында.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында компакт торак төзелеше өчен 7 мәйданчык төзелә. Аларның берсе Саба районында эшли, аның үтәлеше 90% тәшкил итә.
«Демография» илкүләм проектының «Мәгариф» өлкәсенә караган Казан шәһәренең 59 нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аның буенча башкару 76% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау тармагы буенча 53 фельдшер-акушерлык пункты төзү буенча эш күләме 98% ка тәмам. Аларның 6сы эштә кала. Агымдагы атнада Кайбыч муниципаль районында эшләр төгәлләнде. 4 поликлиника төзү буенча эшләр 88% башкарылган. Подрядчылар Казан шәһәрендә ике объектта эшли.
Ике программа мәдәният өлкәсендә гамәлгә ашырыла. Аларда 12 объект кертелгән, аларның әзерлеге 91% дип бәяләнә. 7 учреждение төзелеше һәм реконструкциясе дәвам итә. Агымдагы атнада Буа шәһәренең район мәдәният йортын реконструкцияләү төгәлләнде.
Әйләнә – тирә мохитне саклауга 2 федераль программа багышланган, шуларның 4се «Экология» илкүләм проектына керә: Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (67% үтәлгән), Казан шәһәрендә балчык басуларын рекультивацияләү-54,5%, Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау-85,5%, Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү. Анда эшләр планлаштырылган күләмнең 81% башкарылган.
«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» Дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында яр ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 90% тәшкил итә.