Әлмәттә ТКХ Сабантуе-2013 үтте

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

Нефть шәһәре ТКХ хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәм тантанасында ӘМР башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Николай Богданчиков, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров һәм башка кадерле кунаклар катнашты.

Безнең шәһәр өчен юбилейлы елда шуны әйтергә була, предприятие һәм учреждениеләр, хастаханәләр һшм мәктәпләр, гомумән торак фондының тормыш иминлеген тәэмин итү шәһәр предприятиеләре тарафыннан зур эш эшләнде.  Һәр өйнең, һәр гаиләнең иминлеге, әлеге өлкәнең тотрыклы һәм ышанычлы булуыннан, анда эшләүче кешеләрнең профессиональлеге һәм җаваплылыгыннан тора.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, сәламләү сүзләрендә, ТКХ өлкәсендәге эшчәнлекне камилләштерү, яңа алымнар кертергә әзер булу, заманча технологияләр үзләштерү һәм профессиональлекне үстерү турында сөйләде.

-Бүген, “ТКХ Сабантуе”  бәйрәмен үткәргән көндә, һәр йортның, һәр гаиләнең иминлеге өчен әур көч көйганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Хәзерге вакытта торак фондының 2013-2014 еллар ягулык чорына әзерләнү сезнең көчләр белән тәмамланып килә. Торак йортларның үзәк ягулык һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын юдырту һәм төчеләндерү, үткәргеч торбаларны изоляцияләү, подъезд җылытуны тыргызу, баскыч өлешләрен пыяла белән әйләндереп алу, баланслау клапаннары урнаштыру һәм башка эшләр эшләнелгән. Эшләнелә торган эшләрнең нәтиҗәсе буларак, яңа ягулык чоры , узган елдагы кебек, өзеклексез һәм авариясез булырга тиеш. Шәһәребезне төзекләндерү һәрвакыт үсеп тора, үзәк урамнар һәм ишегалларының тышкы кыяфәте яхшыра, Бөтенроссия һәм Республика бәйгеләрендә ел саен җиңү яулау әлеге күңелле күренешнең дөреслеген раслап тора. Агымдагы елда, 2012 ел нәтиҗәләре буенча, “Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты” бәйгесендә Әлмәт шәһәре I урынны алды. Эшләгән эшләрегез өчен зур рәхмәт һәм барыгызны да бәйрәм белән! – диде башкарма комитет җитәкесе һәм лаеклы эшчеләргә, озак еллар буе намуслы хезмәт иткән һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен рәхмәт әйтеп, “Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы” юбилей билгесен тапшырды.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында  озак еллар нәтиҗәле хезмәт иткән өчен түбәндәге кешеләр Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Почет Грамотасы белән бүләкләнделәр: Ерофеев Василий Николаевич ( Альметьевск-Водоканал” ААҖ), Габидуллина Людмила Николаевна ( “Альметьевские тепловые сети” ААҖ), Гаптельсаттарова Наталья Алексеевна ( ЖЭУ УСПЕХ” ҖЧҖ), Билалова Фәнилә Замил кызы ( торак сәясәте Департаменты), Хәбибуллина Гүзәлия Илиян кызы ( ЖЭУ Надежда” ҖЧҖ). Тантана Әлмәт муниципаль районы Башлыгы һәм башкарма комитетының Почет Грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшыру белән дәвам итте. Үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтә  һәм үз предприятиеләренең данын күтәрә торган күп балалы гаиләләр, гаилә династияләренә, шулай ук үзешчән сәнгать коллективларына  рәхмәт сүзләре әйтелде һәм дипломнар тапшырылды.

Вакытның  аз булуына каамастан, ТКХ эшчеләре арасында спорт чаралар үткәрү традициясе ел әйләнәсендә туктатылмый.  Гаиләләр, балалар белән ярышалар һәм шуның белән башкаларга үрнәк күрсәтәләр.  Бу елны беренче тапкыр “Иң яхшы эш киеме”, “Иң яхшы салат”, “ТКХ тормышындагы иң яхшы эшләнмә –композицияләр “ дип аталган бәйгеләр барлыкка килде.

Балалр өчен кызыклы программа, бәйге һәм аттракционнар, катнашучылар һәм кунаклар  өчен куелган бәйрәм концерты яхшы тәэсир калдырды. ТКХ Сабантуе коммуналҗ өлкәдә эшләүчеләр өчен яхшы бүләк булды. Әлеге бәйрәм көнендә аларга киләчәктә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International