Татарстанда күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау төгәлләнә

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының күбесе тәмамланган яки гамәлгә ашыруның соңгы стадиясендә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый мәгълүмат бирде.

Мәгариф өлкәсендә җиде республика һәм федераль программалардан, аларга кергән 234 объекттан подрядчыларда икесе кала. Өч федераль һәм республика сәламәтлек саклау программасына кергән 149 объектның 13ендә ремонт дәвам итә. Программаның гомуми үтәлеше 85% тәшкил итә. Узган атнада Болгар һәм Казан шәһәрләрендә бер объект буенча эшләр тәмамланды.

«Мәдәният» тармагындагы дүрт федераль һәм республика программасы буенча 34 объектның 14ен авыл мәдәният йортларын ремонтлау кысаларында тәмамлыйсы бар. Алар буенча башкару 83% тәшкил итә. Агымдагы атнада Алабуга районында ремонт тәмамланды.

Яшьләр сәясәте өлкәсендәге биш программадан Яшел Үзән районында бер балалар лагерында  эшләр дәвам итә. Казан шәһәренең Яшьләр үзәгендә ремонт бара. Эшләр күләме 50% тәшкил итә. Алексеевск муниципаль районында эшләр төгәлләнде.

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча ике программа һәм аларга кергән 23 объект кысаларында Яшел Үзән районында бер объект эшли. Аның буенча эшләр 96% ка башкарылган. Шулай ук, Чирмешән районында объект тәмамланган.

Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 99,7% ка үтәлгән. 59 КФЙда 75% үтәлеш белән эшләр дәвам итә.  666 йорт тулысынча әзер, шул исәптән 96 объект, анда барлыгы 257 лифт алыштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International