ТР Төзелеш министрлыгы үткәргән социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү мониторингының оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның 10 октябренә Татарстан Республикасында 16 771 күп фатирлы йорт җылытыла, бу КФЙның 94% тәшкил итә.
Республиканың 1 485 мәктәбендә җылылык җибәрелгән, бу 96,9% . 1 690 балалар бакчасында – 98%.
Оператив мәгълүматлар буенча, 1 903 республика сәламәтлек саклау объектында яки 96% җылыту эшләтеп җибәрелгән, шулай ук мәдәният объектларының 90% җылытыла (1734).
342 спорт һәм яшьләр объектында җылылык җибәрелгән - 93,7% һәм 153 социаль яклау объектында (92%).
Республикада барлыгы 3 139 котельный эшләтеп җибәрелгән, бу 98% тәшкил итә.