ТР Төзелеш министрлыгы җылылык җибәрүне контрольдә тотуны дәвам итә

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов рәислегендә җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды.

Әзерлек паспортын беренче булып республиканың җиде муниципаль районы алды: Баулы, Сарман, Ютазы, Алексеевск, Балтач, Алабуга һәм Менделеевск, шунлыктан әлеге районнар алдагы кышка тулысынча әзер.

Хәзерге вакытта җылылык тулысынча республика мәктәпкәчә белем бирү, спорт һәм яшьләр, шулай ук социаль яклау объектларына җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Торак фонды һәм социаль өлкә объектларына җылылык җибәрү буенча даими мониторинг үткәрә, җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International